Рамил Гатиятуллин COVID-19 прививкасын ясатудан соңгы тойгылары турында сөйләде

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Баулы районы башлыгы яңа коронавирус инфекциясенә каршы ике этапта вакцина ясатты.

Вакцинация Баулыда узган ел ахырында старт алды. Прививка ясаган беренче баулылар арасында Рамил Гәтиятуллин да бар. Халык белән даими аралашкан район башлыгы прививка ясатырга, иммунитетны ныгытырга кирәк дип саный.

COVID-19дан прививка (“Спутник V”) препараты белән тормышка ашырыла. Бу ике компонентлы векторлы вакцина өч атналык интервал белән ике этапта ясала.

"Үземне яхшы хис итәм. Беренче доза кертелгәннән соң икенче көнне бераз температуры булган кебек тоелды. Башка тискәре тойгылар булмады», - дип, район оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмәдә вакцинация турында фикерләре белән уртаклашты Рамил Гатиятуллин. Кабат вакцинация ясау организмда сизелерлек реакцияләрсез узды, дип билгеләп үтте Баулы районы башлыгы.

Хәзерге вакытта Рамил Гатиятуллин үзен яхшы хис итә һәм гадәти режимда эшли.

Вакцинация алдыннан табиб белән киңәшләшү кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International