Салым түләүчеләр «Җәмәгать туклануы» тармак проектын гамәлгә ашыруга кагылышлы сорауларын 4 февральдә 13:00 сәгатьтә узачак түләүсез вебинарда бирә алачак.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе "Җәмәгать туклануы" тармак проектын тормышка ашыра башлады. Аның максаты - җәмәгать туклануы предприятиеләрен "күләгәдән" чыгаруга юнәлтелгән механизмнар һәм тәкъдимнәр эшләү, әлеге өлкәдә хезмәтләр күрсәтү өлкәсендәге табышны яшерергә ярдәм итә торган сәбәпләрне ачыклау.
Вебинарга сылтама:
https://events.webinar.ru/11289969/7881005