ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча республика комиссиясенең утырышында язгы ташудан котылып булмавы турында аңларга мөмкинлек бирделәр.
Икенче  санлы “Миләшкәй” балалар бакчасында “Туган теле – шагыйрьләр иле” дип исемләнгән, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган районкүләм шигырь бәйгесе  уздырылды.

19
март, 2014 ел
чәршәмбе

Язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 6 нчы март көнне гимназиядә 5-9 нче сыйныфта укучы кызлар өчен “Ягез әле, кызлар!” бәйгесе узды. 8 нче сыйныф укучысы Талипова Илсинә “Чын татар кызы” исеменә лаек булды.


13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Тат.Томбарлы авыл китапханәсендә “Китапка икенче тормыш бүләк ит” акциясе бара. Акциянең максаты – авыл китапханәләре фондын әдәби һәм башка төрле китаплар белән тулыландыру. Аның бурычлары: авыл халкын китап укуга тарту, китапка карата гуманлык һәм сакчыл караш тәрбияләү. Акциядә катнашу ирекле,теләгән барлык кешеләр дә катнаша ала. Яхшы хәлдә сакланган барлык китапларны да китапханә кабул итә.

Баулы авылларында яшәүчеләр һава торышын борчылып күзәтә


10
март, 2014 ел
дүшәмбе
“Кич утыру” йоласы – көзге эшләр беткәч, озын кыш кичләрендә кул эшләрен эшләп кич утыру.
Бишенче март көнендә китапханәнең “Хәерле кич” клуб әгъзәләре белән татар халкының онытылып беткән көнкүреш йоласы “Кич утыруны” искә төшердек.
Газета редакциясенә Николашкино авылыннан Валентина һәм Семён Никифоровлар мөрәҗәгать итте. Алар инде алты ай дәвамында газ һәм ут өчен субсидия алмыйлар. Никифоровлар әлеге проблеманы хәл итүдә ярдәм сорыйлар.

9
март, 2014 ел
якшәмбе

“Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле чыгышы Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында узды.


4
март, 2014 ел
сишәмбе
Баулы районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Солдат яулыгы” акциясе старт алды.

27
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Быел 2014 ел Россия Федерациясендә мәдәният елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 26 февраль көнне узәк китапханадә туган  ягыбызның күренекле шәхесләренә багышланган “Туган якта һәр тал җырлый” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International