Баулылылар күпметрлы “Солдат яулыгы” тегәчәк

2014 елның 4 марты, сишәмбе

 Конкурста теләге булган һәрбер кеше катнаша ала. Бары тик 30га 30 сантиметр булган төрле төстәге материя кисәге алырга анда чигеп я фломастер белән сугышта катнашкан туганыгыз турында түбәндәге формада мәгълүмат язарга кирәк: фамилия, исеме, отчествасы, туган елы, хәрби исеме, бүләкләре.

Җыелган яулыклар бергә тегеләчәк һәм Җиңү көненә багышланган митингта күрсәтеләчәк. Әзер эшләр Баулы, Һади Такташ урамы, 19 адресы буенча кабул ителә. Телефон: 5-21-95.



"Хезмәткә дан"

Фото: stranamasterov.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International