Актанышның “Агыйдел” ансамбле Баулыда искиткеч концерт белән чыгыш ясады

2014 елның 9 марты, якшәмбе
Коллектив Азнакай районында, Татарстанда гына түгел, бөтен Россия һәм якын чит илдә танылган. Ансамбльнең тарихы 1966 елдан башлангыч алган. 1969 елда коллективка “Халык ансамбле” исеме бирелә. 1990 елда ул Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек була. 2012 елның декабрендә дәүләт мәдәният автоном учреждениесе статусын алган.   Баулылылар кунакларны бик җылы кабул иттеләр, бигрәк тә биюләрне алкышладылар. Кызганычка, зал гына яртылаш буш иде.

 

Фото: Азат Зиннуров, “Хезмәткә дан”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International