«Кич утыру»

2014 елның 10 марты, дүшәмбе
Бу йоланы безнең әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез ничек үткәргәннәр, шулай итеп кичәне башдкардык. Кичәдә бәетләр укыдык,“Йөзек салыш”, “Мәкаль әйтеш”, “Ватык телефон” һәм башка уеннарын уйнадык. Кичәгә килгән кунаклар бала-чакта, яшь вакытта күргән, белгән йолаларны искә төшерделәр, ярыша-ярыша мәзәкләр сөйләделәр. Клуб әгъзәләре үз кул эшләрен дә алып килделәр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Китапханә мөдире Дөлкәрнаева М.Г. “Халкымның рухи хәзинәләре” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Кичәне, үзләре алып килгән күчтәнәчләре белән чәй табыны артында, зур кәнәгатьләнү белән, тәмамладык.
Мәдәният елы уңаеннан үткәрелгән бу кичә, татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолаларының бай мирасы белән таныштыру булды.
Кичәне китапханә мөдире Дөлкәрнаева М.Г. һәм библиотекарь Батталова Р.Л. үткәрделәр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International