ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

19 июнь көнне Баулыда М.Җәлил ис.Мәдәният йортындагы кече залында Татарстан Республикасында Роскомназор идарәсе вәкиле Баулыдагы  шәхси мәгълүматлар белән эшләүче операторлар өчен уку – семинар үткәрде.

“Баулынефть” идарәсенең җыелма командасы “Татнефть” жәмгыятенең яшьләр оешмасы кубогына Татарстанның Әлмәт баскетбол лигасы икенче чемпионатында җиңүгә ирешкән. Алар инде икенче ел реттән җиңүче булып танылды.


18
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

Бер атна эчендә районыбыз юлларында исерек хәлдәге сигез шофер тоткарланган.

Гаилә терлекчелек фермалары төзү һәм үстерүгә грантлар алу, эш башлаучы фермерларга булышу конкурслары җиңүчелүре билгеле булды.

Рамазан ае быел 28 июньдә башланачак, 27 июньдә мәчетләребездә беренче тәрәвих намазлары укылачак.
Халыкара “Дөнья йөгерүе” эстафетасы факелын Баулы районы аша алып чыгалар.
 

16
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Казанда социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара үткән.


14
июнь, 2014 ел
шимбә

Баулы районында беренче тапкыр удмурт халыкларының “Гырон быдтон” дип исемләнгән республика бәйрәме үткәрелде.


13
июнь, 2014 ел
җомга

Татарстанда узган атнада кискен эчәк инфекциясе белән авыруның 345 очрагы теркәлгән. Белгечләр әйтүенчә, безнең районда борчылырга нигез юк.


12
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
РОССИЯ КӨНЕ БЕЛӘН!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International