Чемпионат февральдә башланды, уеннар дүрт ай барды. Быелгы ярышларда Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан 16 команда катнашты. Баулы командасы финалда Әлмәтнең “Легион”ы белән көч сынашып, чемпион булды. Уен нәтиҗәләре буенча Нияз Усманов, Олег Белов, Руслан Хәмитов иң яхшылар рәтенә эләккән.