Баулы ЮХИДИ бүлекчәсе мәгълүматлары буенча, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш автомобиль белән идарә иткән өчен ике беркетмә төзелгән, ике шоферга да унар тәүлеклек арест билгеләнгән. Әлеге чорда исерек хәлдәге сигез шофер тоткарланган. Аларның барысына да штраф һәм машина йөртү таныклыкларыннан мәхрүм итү җәзасы яный. Штрафларын вакытында түләмәгәнгә ике беркетмә төзелгән, аларга штрафларын икеләтә күләмдә түләргә туры киләчәк.