Халыкара “Дөнья йөгерүе” эстафетасы факелын Баулы районы аша алып чыгалар.

2014 елның 18 июне, чәршәмбе

Бу эстафета 21 февральдә Португалиядә башланды. Эстафетаның  максаты: төрле илдәге кешеләрнеә сәламәт яшәв рәвеше, массакүләм спорты, мәдәни һәм социаль мөнәсәбәтләренең үсеше. Факел 40 Ауропа илендә булып кайткан. Шулар арасында Россия Федерациясе. Команда составында волонтерлар, спортчылар, һәвәскәрләр. Эстафетага һәр кеше кушылырга мөмкин, факелны берничә адым йөгерергә кирәк.

Эстафета 1987 елда барлыкка килгән. Анда 6 миллионга якын кеше катнашты. Шул вакыттан алып факел 140 илдә 6 континентта булып кайткан.  Халыкара “Дөнья йөгерүе” эстафетасы факелын Баулы районы аша алып чыгалар.

19 июнь көнне эстафета факелын Баулы спортчылары алып чыгачак. Алар: Виктор Мельников- НГЧИ ветераны, 88 яшьлек Василий Матвеев- 2002 елда Ауропа һәм Дөнья ветераннар чемпионы, җиңел атлетика һәм чаңгы спортчысы.

Эстафетада катнашучылар белән очрашу 19 июньдә 16 сәгатьтә Боз сарае территориясендә булачак.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International