РОССИЯ КӨНЕ БЕЛӘН!

2014 елның 12 июне, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле райондашларым!

 

Сезне чын күңелемнән илебезнең төп дәүләт бәйрәме - Россия көне белән тәбрик итәм! Бу - күп милләтле илебездә гомер кичерүче бар халыкның уртак бәйрәме. Без барыбыз да илебезнең - көчле держава, ө Татарстаныбызның үсешкә ирешкән, халык өчен яшәргә уңайлы регион булуын телибез. Баулылылар да шуңа омтыла.

Сәяси фикерләребез, милли һәм дини карашларыбыз төрле булса да, без барыбыз да - бердәм дәүләт гражданнары. Уртак йортыбызны кайгырту, өлкәннәргә ярдәм итү, көчсезләргә булышу, яңәшәбездэге халыкларны хөрмәт итү - һәрберебезнең бурычы.

Кадерле якташларым, сезгә саулык-сәламәтлек, иминлек, илебез үсеше өчен куйган хезмәтегездә уңышлар телим!

 

Альберт Хэбибуллин,

Баулы муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International