Үз-үзеңне изоляцияләү чорында интернет-хезмәтләргә ихтыяҗ артты, аларны дистанцион рәвештә алырга мөмкин. Моннан Росреестр һәм Федераль кадастр палатасы сайтларын кабатлаучы "игезәк" сайтлар файдалана. Алар Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) мәгълүмат бирү буенча онлайн-хезмәтләр тәкъдим итәләр. Әмма чынлыкта бу хезмәтләр еш кына мошенник булып чыга.
Йорт билгеләнешен үзгәртү мөмкинлеге турындагы карарны йорт чикләрендә урнашкан муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органы кабул итә. Мондый тәртип 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде.
Татарстанда бәяләү эшчәнлеге турындагы законнан (аның нигезендә кадастр бәясе бәйсез бәяләүчеләр тарафыннан билгеләнде) дәүләт кадастр бәяләү турындагы законга (кадастр бәясе РФ субъекты каршындагы махсус булдырылган бюджет учреждениеләре тарафыннан билгеләнә) күчү бара. Татарстанда әлеге законны гамәлгә ашыру өчен 2017 елда «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ булдырылды.
Татарстанда 2019 елның 20 августына ЕГРНга торак пунктлар чикләре турында 554 мәгълүмат кертелгән. Быел барлыгы 83 торак пункт чиге кертелде.
Иртәгәдән «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында»гы 218-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керә, алар өлешле күчемсез милек белән алыш-бирешләрнең аерым төрләре өчен мәҗбүри нотариаль таныклык турындагы норманы төшереп калдыралар.