Татарстанда торак пункт чикләре турындагы мәгълүмат активрак кертелә башлады

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Татарстанда 2019 елның 20 августына ЕГРНга  торак пунктлар чикләре турында 554 мәгълүмат кертелгән. Быел барлыгы 83 торак пункт чиге кертелде.

Чагыштыру өчен: узган ел шул ук чорда 28 торак пункт чиге кертелгән. Иң күбе – Аксубай һәм Буа районнарындагы торак пунктлар чикләре. Шулай ук бу юнәлештә Апас, Балтач, Алабуга һәм Сарман районнары чикләрен кертү буенча да актив эш алып барылды.

Шул ук вакытта 2564 торак пункт чикләре, элеккечә, бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелмәгән.

ЕГРНда торак пунктлар чикләре булуы регионнарның инвестицион җәлеп итүчәнлеге рейтингының мөһим күрсәткечләренең берсе булып тора. Исәпкә алу-теркәү системасын үстерү һәм бизнес алып бару процедураларын гадиләштерү әлеге эшнең нәтиҗәлелегенә турыдан-туры бәйле. Торак пунктлар чикләре бу җирләрне башка төр җирләрдән аера, бу исә җир кишәрлекләре белән мошенниклыктан һәм аларны тиешенчә файдаланмаудан саклый. Моннан тыш, закон нигезендә билгеләнгән чикләрнең булуы аларга капиталь төзелеш объектларын урнаштыру өчен җир участоклары бирү мөмкинлеге бирә, бу районнар үсешенә ярдәм итә.

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

Кадастр палатасы матбугат хезмәте

8 950 326 92 02

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International