Татарстанда кадастр бәяләве үткәрү турында аңлатма

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанда бәяләү эшчәнлеге турындагы законнан (аның нигезендә кадастр бәясе бәйсез бәяләүчеләр тарафыннан билгеләнде) дәүләт кадастр бәяләү турындагы законга (кадастр бәясе РФ субъекты каршындагы махсус булдырылган бюджет учреждениеләре тарафыннан билгеләнә) күчү бара. Татарстанда әлеге законны гамәлгә ашыру өчен 2017 елда «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ булдырылды.

Яңалыклар күчемсез милекнең дәүләт кадастр бәясен камилләштерүгә һәм аның белән бәйле процедураларның ачыклыгын арттыруга юнәлтелгән. Яңа нормаларны куллану күчемсез милек базарына өзлексез мониторинг һәм анализ ясауны, ЕГРНдагы белешмәләргә үз вакытында төзәтмәләр кертүне, шулай ук ГКО үткәрүнең бердәм методологик стандартларын кертү һәм үстерүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Мөһим яңалык – кадастр бәяләве үткәрү чорында төбәк дәүләт бюджет учреждениесенә төзәтмәләр  турыда искәрмәләр бирү, ә юридик затлар өчен кадастр бәясе белән бәйле бәхәсләрне судка кадәр җайга салуны гамәлдән чыгару мөмкинлеге барлыкка килү. Күчемсез милек хокукына ия булучыларга гына түгел, эшләрне башкаручыларга да игътибар итәргә кирәк булган тагын бер момент: хәзер закон тарафыннан бюджет учреждениеләренең кадастр бәясен билгеләү белән бәйле эшчәнлеге өчен җаваплылык билгеләнгән.

Кадастр бәясен ЕРГНнан төрле төрдәге өземтәләрдән белергә була: кадастр бәясе, күчемсез милек объекты, төп характеристикалар һәм теркәлгән хокуклар турында өземтәләрдән. ЕГРНнан өземтәне КФҮнең теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итеп, Росреестр порталы аша яки почта аша кадастр палатасына запрос җибәреп алырга була. Шулай ук ТР буенча Кадастр палатасының күчмә кабул итү хезмәтеннән дә файдаланырга мөмкин.

Кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау буенча комиссия эше турында барлык кирәкле мәгълүмат Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында «Күчемсез милек объектларының кадастр бәясе» бүлегендә урнаштырылган. Турыдан-туры гариза белән түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Казан шәһәре, Авангардная ур., 74. Сораулар туган очракта шулай ук (843) 255-25-28, 255-25-23 телефоннарына шалтыратып була.

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

Кадастр палатасы матбугат хезмәте

8 950 326 92 02

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International