31 июльдән башлап күчемсез милек белән кайбер килешүләрне нотариаль рәсмиләштерү кирәкмәячәк

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Иртәгәдән «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында»гы 218-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керә, алар өлешле күчемсез милек белән алыш-бирешләрнең аерым төрләре өчен мәҗбүри нотариаль таныклык турындагы норманы төшереп калдыралар.

Гамәлдәге закон нигезендә, күчемсез милек бер милекченеке генә булса, сатып алу, сату яки ипотека өчен нотариус таныклыгы таләп ителми. Әмма объект берьюлы берничә кешенең милеге булса, аның белән алыш-бирешне нотариуста рәсмиләштерү кирәк. Мондый кагыйдә 2016 елда 172-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнде һәм хәзерге вакытка кадәр өлешле күчемсез милек белән алыш-бирешләрнең барлык төрләренә дә кагыла иде. 76-ФЗ номерлы яңа закон өлешле милектә катнашучылар өчен килешүләр рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерә. Шулай итеп, 2019 елның 31 июленнән, әгәр килешү барлык милекчеләр белән бер үк вакытта төзелсә, күчемсез мөлкәт өлеше сатылганда яки ипотека буенча килешү төзегәндә нотариаль таныклык таләп ителми.

Башка сүзләр белән әйткәндә, милек өлешен сату-алу, бүләк итү, мирас яки ипотека килешүе, күчемсез милекнең барлык милекчеләре тарафыннан имзаланган очракта, гади язма формада төзелергә мөмкин. Яңалык нәтиҗәсендә гражданнар килешүне нотариаль рәвештә раслау кирәкме-юкмы икәнлеген үзләре хәл итәләр.

Яңалык гражданнарга финанс йөкләнешне шактый киметергә һәм өлешле күчемсез милек әйләнеше процессын гадирәк итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта хокук ияләре теләге буенча теләсә нинди килешүне, элеккегечә үк, нотариуста расларга мөмкин булачак.

Нотариаль таныклык алыш-бирештә катнашучыларга үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен суд тикшерүе очрагында яклау өчен кирәкле дәлилләү базасын тәэмин итә. Шуңа күрә бер генә өлешле милекче килешүдә катнашудан баш тартса да, калганнарына килешүне тиешенчә рәсмиләштерүне сорап нотариуска мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.

Кыскача

2019 елның 31 июленнән нотариаль таныклыкны таләп итми:

- барлык милекчеләрнең үз өлешләрен бер килешү буенча тапшыру килешүе,

- милекчеләр барысы да бер килешү буенча  үз өлешләрен ипотека килешүенә тотканда

- гомуми милек хокукында ипотека өлеше буенча кредит оешмалары белән төзелә торган шартнамәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International