Болгар шәһәрендә Беренче яшьләр туристик форумы старт алды, анда Россиянең 35 регионыннан, Казахстаннан һәм Украинадан 18-30 яшьлек 400 дән артык кеше җыелды.
«Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе»нең Баулы бүлекчәсе активистлары «Яшьләр дөньясы» күппрофильле яшьләр үзәге хезмәткәрләре белән берлектә өлкән яшьтәге кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтү буенча акция үткәргәннәр.
Шәһәр мәйданында «Нескучный двор» ишегалды лагеренең икенче сменасында ял итүче балалар өчен баш миенең уң ярымшарлыгын эшкә җигеп рәсем ясау элементлары белән арт-тренинг узды.
Татарстанның яшьләр проектлары һәм программалары лидерлары һәм активистлары социаль ипотека программасы буенча торак алу конкурсында катнаша ала. Конкурста җиңү ташламалы шартларда социаль ипотека программасы буенча фатир алу мөмкинлеге бирә.