Яшьгвардиячеләр Баулы ветеранына ярдәм күрсәткән

2019 елның 30 июле, сишәмбе

«Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе»нең Баулы бүлекчәсе активистлары «Яшьләр дөньясы» күппрофильле яшьләр үзәге хезмәткәрләре белән берлектә өлкән яшьтәге кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтү буенча акция үткәргәннәр. Акция кысаларында активистлар Наилә Лотфуллина йортында булганнар.

Наилә Кәлимулла кызы 35 ел Баулы сөт заводында эшләгән. Пенсиягә чыккач, бакча һәм кош-корт үрчетү белән шөгыльләнә башлаган. Активистлар аның йорт яны территориясен җыештырганнар, чүп чыгарганнар, түтәлләренә су сипкәннәр.

Эшләрен тәмамлагач, Наилә Лотфуллина балаларга күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдергән һәм аларны хуш исле алма һәм кура җиләге белән сыйлаган.

Чыганак: МКУ "БМР яшьләр эшләре бүлеге"

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International