Баулы балалары өчен үзенчәлекле арт-тренинг узды

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Шәһәр мәйданында «Нескучный двор» ишегалды лагеренең икенче сменасында ял итүче балалар өчен баш миенең уң ярымшарлыгын эшкә җигеп рәсем ясау элементлары белән арт-тренинг узды.

  Гаилә психологы Гүзәл Миназетдинова җитәкчелегендә яшь рәссамнар пумала һәм акварель буяулар ярдәмендә үзләренең уникаль рәсемнәрен ясадылар.

"Арт-тренингның төп максаты - балаларның эчке эмоциональ халәтен диагностикалау. Уң ярымшарлыкны эшкә җигеп рәсем ясау ул – үзеңдә «эчке рәссам»не ачуга юнәлдерелгән тренинг", - дип билгеләп үтте Гүзәл Миназетдинова.

Фото: МКУ " Баулы муниципаль районының Яшьләр эшләре бүлеге"

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International