Николашкино авылында гомер итүче хезмәт ветераны Савельева Анастасия Егоровна бүген күркәм юбилеен билгеләп үтә.
Бүген тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Тимаева Фатыйма Гыйззәтулла кызы үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә.
"Водоканал" МКП 13 апрель көнне 12:30 сәгатьтән эшләр тәмамланганчыга кадәр салкын су белән тәэмин итү вакытлыча чикләнәчәге турында хәбәр итә.
12 апрельдә иртәнге 5тән алып 13 апрельнең иртәнге сәгать 5нә кадәр Баулыда урамнарны юу һәм дезинфекцияләү үтте.
Бәйрәм билгесе булып кызыл тал ботагы саналганга, Россиядә бу көнне "Вербное воскресенье" – "Кызыл тал якшәмбесе" дип атыйлар.
Үз-үзеңне изоляцияләү чорында, питомник хуҗалары Баулыда ветеринария клиникасына килә ала.
10 апрельдә Баулы районында чәчүгә беренчеләрдән булып "Берлек" хуҗалыгында керештеләр.
ТР Президенты Указы буенча, 10 апрельдә, республика шәһәрләрендә көчәйтелгән патрульлек башланды. Баулыда мондый тәртип инде 1нче числодан ук гамәлдә, чөнки безнең шәһәр керү һәм чыгу аерым тәртип буенча башкарылучы шәһәрләр рәтенә керә.
Онлайн-проектны Кызылъяр урта мәктәбенең 11нчы сыйныф укучысы ясаган.
Быел яз Баулы шәһәрендә чокырларны ямау 1760 квадрат метр мәйданда башкарылачак.