Баулылар Фәнис Яруллин музеен виртуаль рәвештә карый алалар

2020 елның 12 апреле, якшәмбе

Онлайн-проектны Кызылъяр урта мәктәбенең 11нчы сыйныф укучысы ясаган.

Рүзәл Инсапов Баулы районы халкына, өйдән чыкмыйча, шагыйрь Фәнис Яруллинның музеена бару мөмкинлеге бирә торган онлайн-проект эшләгән.

museum.pixelbattle.fun сайтына кереп, сез музей эченә эләгәчәксез.
Шулай ук сайтта сез Фәнис Яруллин турында өстәмә мәгълүмат һәм аның биографиясе белән таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International