Баулыда полиция апрель башыннан ук үз-үзеңне изоляцияләү режимын ныклы контрольдә тота

2020 елның 12 апреле, якшәмбе

ТР Президенты Указы буенча, 10 апрельдә, республика шәһәрләрендә көчәйтелгән патрульлек башланды. Баулыда мондый тәртип инде 1нче числодан ук гамәлдә, чөнки безнең шәһәр керү һәм чыгу аерым тәртип буенча башкарылучы шәһәрләр рәтенә керә.

Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов 2020 елның 10 апреленнән татарстанлыларның күпсанлы үтенечләре буенча республика шәһәрләрендә патрульлек итүне көчәйтергә кушты. Баулының коронавирус куркынычы янау сәбәпле, Баулы "ябык" 14 шәһәрнең берсе булу сәбәпле, көчәйтелгән контроль бездә апрель башыннан ук гамәлгә ашырыла. Баулыга керү һәм чыгу аерым тәртиптә бара: полиция хезмәткәрләре тәүлек буе өч блокпостта кизү тора һәм барлык документларны, эш урыныннан махсус белешмәләрне, смс-пропускларны тикшерә. Бу хакта полиция матбугат хезмәте хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International