Баулы кырларында эш кайный

2020 елның 12 апреле, якшәмбе

10 апрельдә Баулы районында чәчүгә беренчеләрдән булып "Берлек" хуҗалыгында керештеләр.

"Җир өлгерде", - ди «Берлек» хуҗалыгының баш агрономы Мөхәммәт Моратхуҗин. — Бүген, җомга көнне, эшне башларга булдык. Басуга ике чәчү комплексы чыкты".

Беренче комплекс Татар Томбарлы авылы янында эшли. Механизатор Азат Шәйморатов азык катнашмасын чәчә. Ә зур тәҗрибә туплаган механизатор Владимир Вдовин бу сезонда остаз сыйфатында катнашырга булган.
Икенче чәчү комплексы (механизатор Рамил Гыймаев, чәчүче Илдар Фәйрушин) хуҗалыкның Шалты бүлекчәсендә арпа чәчүгә кереште.

Фото һәм видео: Кадрия Гыймазова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International