Баулыда урамнары юалар һәм дезинфекция үткәрәләр

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

12 апрельдә иртәнге 5тән алып 13 апрельнең иртәнге сәгать 5нә кадәр Баулыда урамнарны юу һәм дезинфекцияләү үтте.

Урамнарны дезинфекцияләү коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалауга юнәлтелгән. 

Шәһәр Башкарма комитеты мәгълүматларына караганда, урамнарны зарарсызландыру өчен хлорка кулланыла.

Шәһәрдә дүрт автомобиль эшли, техниканы нефтьчеләр биргән.

Фото: Баулы-информ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International