Россия гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:
Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фондының "Минем бизнес" үзәге Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы ярдәмендә «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты кысаларында бизнес өчен түләүсез партнерлык хезмәтләренә гаризалар кабул итә башлады.
Россия гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
10 октябрьдә, «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, җитештерү бизнесы продукциясен сату базарларын киңәйтү максатында, «СИБУР» ҖЧҖ Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы белән берлектә, тәэмин итүчеләр көнен үткәрәчәк.
1 октябрьдә, Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында, Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты узачак.
Быел тәрбиягә бала алган 299 гаиләгә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бер тапкыр бирелә торган пособие түләде. Бу максатларны тәэмин итүгә 11,5 миллион сумнан артык акча юнәлтелде.
Чара «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты кысаларында «Минем бизнес» үзәге тарафыннан ТР икътисад Министрлыгы ярдәмендә оештырылды. Ике атналык бушлай программа катнашучыларны товарларны WB маркетплейсында этәрергә өйрәтәчәк.
2024 елның апреленнән августка кадәрге чорда Россия Почтасы Татарстанның 3 589 аз хәрәкәтчән кешесенә техник реабилитация чаралары (ТРЧ) китерде. Компания республиканың барлык торак пунктларын техник реабилитация чаралары белән тәэмин итә. Илтеп җиткерү Хезмәт министрлыгы һәм Социаль фондның инвалидлар өчен дәүләт гарантияләрен гамәлгә ашыру буенча Федераль проекты кысаларында уза. Агымдагы ел башыннан посылкаларны барлыгы 170 000 россияле алган.
Хөрмәтле баулылар һәм шәһәребез кунаклары! 28 сентябрь көнне Агросәнәгать паркында бәйрәм ярминкәсе узачак. Башлана 7: 00 сәгатьтә.
«Девон» Боз сараенда Баулының Мактаулы гражданины, РФнең атказанган нефть сәнәгате хезмәткәре Гали Ганиев истәлегенә багышланган «Ганиев Кубогы» на ике көнлек хоккей турниры тәмамланды.