ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Бүген, эш урыннарын вакытлыча калдырып, көрәкләр белән коралланып, барысы бергә өмәгә ашыкты. 1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды.

«Нәфис» Хәйрия фонды, 22 мартта Мәскәү янындагы «Крокус Сити Холл» да булган терактта зыян күрүчеләргә, зыян күрүчеләрнең һәм һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү максатыннан, Россия Кызыл тәресенә 1 млн.сум акча күчерә.

3 апрельдә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көньяк җиленең секундына 15-18 тизлеккә кадәр көчәйгәне көтелә.

Социаль фондның Татарстан бүлеге дәүләт тәэминатында булган һәм социаль пенсияләрне пенсионерның узган елгы яшәү минимумы артуга тәңгәлләштереп 7,5%ка индексацияләде. Татарстанда 80 меңнән артык пенсионерның пенсияләрне артты. Күпчелек пенсионерларга бу төр пенсия инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту, шулай ук иминият пенсиясен билгеләү өчен җитәрлек расланган стажы булмау сәбәпле түләнә.

Россия почтасы 2024 елның икенче яртыеллыгына 6 000 нән артык басмага, шул исәптән Татарстан Республикасыннан да, язылу ачты. Язылуны компания сайтында «Онлайн язылу» бүлегендә, мобиль кушымтада, теләсә кайсы почта бүлегендә һәм хәтта өйдә почтальон ярдәмендә рәсмиләштерергә мөмкин.


1
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Эшмәкәрләрне «Кытай: экспорт мөмкинлекләре» темасына кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен онлайн-вебинарда катнашырга чакырабыз, ул 2 апрельдә 10:00 сәгатьтә (мск) узачак.

1 апрель кичен, 2 апрель төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан төшүе көтелә. Томан вакытында күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк булырга мөмкин.


31
март, 2024 ел
якшәмбе

1 апрель төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан төшүе көтелә. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. 


30
март, 2024 ел
шимбә

30 мартта көннең икенче яртысында һәм кичен, 31 мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан төшүе көтелә. Томан төшү сәбәпле, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. 


29
март, 2024 ел
җомга

Госуслуги.Дом дәүләт хезмәте кушымтасын урнаштырыгыз 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International