Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты һәм Советы хезмәткәрләре беренче язгы өмәгә чыктылар

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

Бүген, эш урыннарын вакытлыча калдырып, көрәкләр белән коралланып, барысы бергә өмәгә ашыкты. 1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды.

Кагыйдә буларак, язгы өмәләр кар өемнәрен таратудан һәм әйләндереп ташлаудан башлана. Быел кыш кар күп яуды, шуңа да эш җитәрлек булды. Бер сәгать эчендә территориядәге язгы карны таратырга да өлгерделәр.

Өмәләр дәвам итәчәк, алга таба парклар, скверлар, ишегаллары һ. б. тәртипкә китереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International