«Нәфис» ХФ, 22 мартта Мәскәү янындагы «Крокус Сити Холл»да булган терактта зыян күрүчеләргә, зыян күрүчеләрнең һәм һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү максатыннан, Россия Кызыл тәресенә 1 млн.сум акча күчерә. Террорчылык актында һәм янгын вакытында 143 кеше һәлак була, 182 кеше зыян күрә, алар арасында балалар бар.
«Бу коточкыч фаҗига бөтен илне тетрәндерде һәм беркемне дә битараф калдырмады. Без зыян күрүчеләргә бу авыр вакытларны кичерергә ярдәм итәрләр дип өметләнеп акча җибәрәбез. Туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләрнең кайгыларын уртаклашабыз»,- диде «Нәфис» ХФ оештыручы Ирек Богуславский.
Исегезгә төшерәбез, «Нәфис» хәйрия фонды РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы белән 2023 елның көзендә оештырылды. «Нәфис» фондының хәйрия акцияләрендә, аның вәкилләре белән bfnefis@yandex.ru электрон почта аша элемтәгә кереп, катнашырга мөмкин.