6 апрель Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан төшүе көтелә. Томан вакытында күз күреме 500 метрга кадәр начарланырга мөмкин.
Гарантияле республика ярдәмендә Татарстан бизнесы 2024 елның I кварталында «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2,5 млрд сумлык заем финанслауны җәлеп итә алды.
Баулы районы хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасының алда торган язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү бара.
Район Советы бинасында авыл туризмы һәм автотуризмы объектларын үстерү һәм үзара хезмәттәшлек мәсьәләләренә багышланган төбәкара онлайн-конференция узды.
5 апрель кичен, 6 апрель төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда көтелә:
- җил төньяк-көнчыгыштан секундына 15 метр тизлектә;
- юлларда бозлавык барлыкка килүе ихтимал.
Баулы халкын һәм шәһәребез кунакларын авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз. Ярминкә, 6 апрельдә, Агросәнәгать паркында, Баулы шәһәре, Промышленная урамы, 14а йорт адресы буенча узачак. Башлана 8:00 сәгатьтә.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгы, 2024 елның 1 гыйнварыннан «Минималь хезмәт хакы турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2023 елның 27 ноябрендәге 548-ФЗ номерлы Федераль законы нигезендә Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы күләме аена 19 242 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән, дип хәбәр итә.
Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталы кулланучылары, Татарстан территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу турында “Халык контроленә” хәбәр иткәндә, бүләк ала ала. Түләүләр күләме 1000 сумнан 3000 сумга кадәр тәшкил итәчәк.
3 апрель кичен, 4 апрель төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көньяктан искән җилнең секундына 15-18 метр тизлеккә кадәр көчәюе көтелә.
Бруцеллез - кеше организмының төрле органнарын һәм системаларын зарарлаучы йогышлы авыру, нигездә, лимфоид тукыма, терәк-хәрәкәт аппараты һәм нерв системасы зыян күрә. Тиешле дәвалау булмаса, инвалидлыкка китерергә мөмкин.