ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2024 ел
чәршәмбе

29 августта, төнлә һәм иртән, Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан төшүе көтелә. 

27 августтан Россия Почтасының Татарстандагы барлык бүлекчәләре Курск һәм Белгород өлкәләреннән алучылар өчен 10 килограммга кадәр авырлыктагы посылкаларны бушлай кабул итә. Шулай ук әлеге төбәкләрдә яшәүчеләр илнең теләсә кайсы төбәгенә посылкаларны бушлай җибәрә ала.


27
август, 2024 ел
сишәмбе

Республика көне алдыннан Казан Кремлендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Ул республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган иде.

30 август Татарстанда барлык Почта бүлекчәләре өчен ял көне булачак., ә инде 29 августта эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

27 августта Татарстан Республикасының күпчелек районнарында 3 класслы урман янгыннары куркынычы көтелә. 

28 августта Татарстан Республикасы территориясендә томан төшүе көтелә.

Татарстан Республикасы үзмәшгульләре, "Кече һәм урта эшмәкәрлек" милли проекты кысаларында, маркетплейсларга бушлай чыгу буенча заяка бирә ала.


26
август, 2024 ел
дүшәмбе

Россия социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсе республика халкының барлык иминият пенсияләрен индексацияләячәк.

 

Россия гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:


25
август, 2024 ел
якшәмбе

26 августта, төнлә һәм иртән, Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. 


24
август, 2024 ел
шимбә

- төнлә һәм иртән томан;

- 24 августта кичен, 25 августта төнлә һәм көндез яңгыр явуы көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International