Татарстан Республикасы үзмәшгульләре, "Кече һәм урта эшмәкәрлек" милли проекты кысаларында, маркетплейсларга бушлай чыгу буенча заяка бирә ала. Сайлап алуга Россиянең биш эре мәйданчыгы тәкъдим ителгән . Әлеге хезмәт белән республиканың 200-гә якын үзмәшгуле файдаланган да.
Үзмәшгульләргә ярдәмне ТР-ның икътисад Министрлыгы тәкъдим итә. Программа шартлары буенча, һөнәри керемгә салым түләүчеләрнең сайлап алынган маркетплейсларда шәхси кабинетлары яки алда теркәлгән шәхси кабинетта сәүдә ителмәгән булырга тиеш.
Хезмәтләр үз эченә беренчел консультация, шәхси кабинет булдыру, үзмәшгульнең продукциясе өчен сәүдә мәйданчыгын сайлау, логистик схема булдыруны ала. Шулай ук ярдәмгә фотоконтент, товарны язма рәвештә тәкъдим итү, товар карточкаларын модерацияләү һәм урнаштыру, складта калган товарлар белән идарә итү керә.
Заявканы МСП.РФ Цифралы платформасында бирергә мөмкин.