Республика көне алдыннан Казан Кремлендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Ул республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган иде.
Әлеге чарага Баулы районыннан Игорь һәм Елена Гудзовскийлар гаиләсе барды. Күп балалы гаилә Потап Томбарлы авылында яши. Ирле-хатынлы Игорь һәм Елена алты бала тәрбиялиләр, шуларның бишесе тәрбиягә алынган.