Татарстанлылар Курск һәм Белгород өлкәләрендә яшәүчеләргә почта аша бушлай посылкалар җибәрә алалар

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

27 августтан Россия Почтасының Татарстандагы барлык бүлекчәләре Курск һәм Белгород өлкәләреннән алучылар өчен 10 килограммга кадәр авырлыктагы посылкаларны бушлай кабул итә. Шулай ук әлеге төбәкләрдә яшәүчеләр илнең теләсә кайсы төбәгенә посылкаларны бушлай җибәрә ала.

Бер кешедән посылкалар җибәрүнең саны чикләнмәгән. Бушлай посылкалар җибәрү хезмәте белән, билгеле сәбәпләр аркасында башка төбәкләргә күченеп киткән,  Курск һәм Белгород өлкәләре кешеләре файдалана ала. 

"Без бу катлаулы чорларда кешеләр өчен якыннарының ярдәмен тою никадәр мөһим икәнен, кайда гына булсалар да, өйдәге хисләрне ничек сакларга кирәклеген аңлыйбыз. Социаль җаваплы компания буларак Россия Почтасы һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, хәзер илне арттырусыз яклый торган төбәкләрдә яшәүчеләргә посылкаларны бушлай җибәрүне тәэмин итә. Бу безнең кешеләр арасындагы элемтәләрне саклауга керткән өлешебез, ул безнең һәрберебез өчен әһәмиятле», — дип билгеләп үтте Россия Почтасы генераль директоры Михаил Волков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International