ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2025 ел
җомга

Татарстан почта бүлекчәләре өч ай элек пошлинасыз режимны гамәлдән чыгару сәбәпле туктатылган АКШка җибәрүләр кабул итүне яңартты. Почта җибәрүләрен «Бүләк», «Документлар» һәм «Коммерция үрнәге»категорияләрендә кабул итеп була.

29 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм юлларда бозлавык көтелә.


27
ноябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

28 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә томан, юлларда бозлавык булуы ихтимал


26
ноябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Видеороликлар карагыз:

Көнкүрештә газдан куркынычсыз файдалану кагыйдәләре, 

Угар газы куркыныч, 

Газ исе чыкканда нишләргә

Баулы районы халкына социаль хезмәт күрсәтү Комплекслы үзәгендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган тематик очрашу узды. Чара социаль өлкә хезмәткәрләре арасында коррупциягә каршы мәдәният формалаштыру буенча планлы эш кысаларында узды.

27 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә юлларда урыны белән бозлавык булуы көтелә

Татарстан Республикасында балигъ булмаган балалар тәрбияләүче 155 эшсез ата-ана һөнәри белем һәм яңадан белем алуны тәмамлаган. Ел башыннан хезмәт базарында ихтыяҗ булган белгечлекләр буенча 233 кеше укый башлады, шуларның 78е сайланган программаларны үзләштерүне дәвам итә.

Хөрмәтле баулыларны һәм шәһәребез кунакларын Әниләр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз.

Ярминкә Октябрь мәйданында 29 ноябрьдә 9:00 сәгатьтә узачак.

Ярминкәдә сез Баулы районының крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр продукциясен сатып ала аласыз.

Рәхим итегез!

27 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә томан төшүе көтелә 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International