Ярышларда республикадан 236 спортчы катнашты.
Турнирда Баулы районыннан тренерлар Артем Белов һәм Павел Новичковның тәрбияләнүчеләре Камилла Сөләйманова, Диана Габдрахимова, Мария Бәхтиярова, Авет Сагателян, Кәрим Асылгәрәев, Аслан Галләмиев катнашты.
Яшь спортчылар югары әзерлек күрсәттеләр һәм сизелерлек уңышларга ирештеләр. Баулы теннисчылары чыгышы нәтиҗәләре:
Камилла Сөләйманова шәхси зачетта көмеш медаль яулады. Киеренке финалда спортчы көндәшенә 2:3 исәбе белән оттырды.
Камилла Сөләйманова (Казаннан Родионова белән парда) парлы разрядта икенче урынны алды.
Кәрим Асылгәрәев Байлар Сабасыннан Раян Йосыпов белән дуэтта парлы разрядта бронза медаль алды.
Спортчыларны алда Идел буе федераль округы беренчелеге көтә.