Баулылы халыкара ярышларда бронза яулады һәм спорт мастеры исеменә лаек булды

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

27 февральдән 1 мартка кадәр Мәскәүдә Киокусинкай буенча «Милләтләр кубогы» узды. Анда дөньяның 30 иленнән 1600 спортчы катнашкан.

Баулы егете Илья Покровский 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында өченче урынны яулап, Россиянең спорт мастеры нормативын үтәгән. Илья 2025 елдан И.М. Губкин исемендәге Россия нефть һәм газ университетында укый. Мәскәүнең сугышу сәнгате үзәгендә дүрт тапкыр дөнья чемпионы, югары категорияле тренер Шамсудин Абдурашидов җитәкчелегендә киокусинкай белән шөгыльләнүен дәвам итә. Илья алты яшеннән Баулыда Ильяс Садретдинов җитәкләгән киокусинкай түгәрәгенә йөргән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International