ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Баулы спортчылары пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы шәхси-команда беренчелегендә һәм Чемпионатында менә дигән нәтиҗәләр күрсәттеләр. Ярышлар Менделеевск шәһәрендә 14-15 сентябрьдә узды.

Начар метеорологик күренешләр: Татарстанда төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан көчле җил.

Узган ял көннәрендә «Без киләчәк яклы» иреклеләр хәрәкәте һәм «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе»нең Баулы бүлекчәсе активистлары Беренче Май урамында урнашкан «Ак Чишмә» территориясендә экологик акция үткәрделәр.

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  4  октябрьдән 13 октябрьгә  кадәр  беренче  мәртбә  Агросәнәгать комплексы  атналыгын  үткәрүне  планлаштыра, ул тармак  профессионаллары, башкала  халкы  һәм кунаклары    өчен    эшлекле,  махсус һәм массакүләм-мәдәни чараларны  үз  эченә  ала.   

18 сентябрьдә, чәршәмбе көнне, Баулының туган як музеенда «Виртуаль концерт залы» проекты кысаларында П.И. Чайковский концерт залыннан онлайн трансляция булачак.  Башкортстан Республикасы Фәйзи Гаскаров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле концерты күрсәтеләчәк.

19 сентябрь көнне Потап-Томбарлы авылында "Чуваш чибәре" район бәйгесе узачак. Анда Потап-Томбарлыдан өч, шулай ук Алексеевска һәм Васькино-Туйралыдан берәр кыз катнашачак. Алар дүрт конкурста: "Визитка", кулинария, интеллектуаль һәм иҗади бәйгеләрдә катнашачак.

Актанышта XI җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары тәмамланды. Баулы командасында катнашучылар менә дигән нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Начар метеорологик күренешләр: Татарстанда иртән һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан көчле җил, тизлеге секундына 15-18 метр.


15
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

11-16 сентябрьдә Краснодар краеның Анапа шәһәрендә юниорлар һәм яшүсмерләр арасында киокусинкай буенча Бөтенроссия ярышлары уза. Баулыдан 15 яшьлек Карина Зыярова әлеге масштаблы ярышларда бронза медаль яулады.


13
сентябрь, 2019 ел
җомга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International