Баулы спортчылары Татарстан беренчелегеннән медальләр алып кайттылар

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Баулы спортчылары пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы шәхси-команда беренчелегендә һәм Чемпионатында менә дигән нәтиҗәләр күрсәттеләр. Ярышлар Менделеевск шәһәрендә 14-15 сентябрьдә узды.

14-18 яшьлек егетләр арасында команда беренчелегендә Баулы командасы икенче урынны алды. Команда 1нче спорт мәктәбе тренеры Илшат Камалиевның биш укучысыннан торды. Нәтиҗәдә баулылар Андрей Петров һәм Рәсүл Сәхибгәрәев үз авырлык категорияләрендә 1нче, Радмир Мифтахов 2нче урыннарны яуладылар. Әмир Зарипов белән Ильяс Камалиев үз үлчәү категорияләрендә дүртенче нәтиҗә күрсәттеләр.

Ярышларда Баулы кызы, спорт мастерлыгына кандидат Светлана Петрова да катнашты. Ул янә үз төркемендә беренчелекне яулады.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International