Баулы активистлары "Чиста чишмә" акциясе үткәрделәр

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Узган ял көннәрендә «Без киләчәк яклы» иреклеләр хәрәкәте һәм «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе»нең Баулы бүлекчәсе активистлары Беренче Май урамында урнашкан «Ак Чишмә» территориясендә экологик акция үткәрделәр.

Акция барышында балалар чишмәне һәм әйләнә-тирә территорияне буш пластик һәм пыяла шешәләрдән, пакетлардан һәм башка көнкүреш калдыкларыннан чистарттылар.  Нәтиҗәдә дүрт капчык чүп-чар җыелды.

Чишмәне чистартканнан соң «Без киләчәк яклы" иреклеләр хәрәкәте җитәкчесе Илсаф Илгизәров активистлар белән табигатькә һәм әйләнә-тирәлеккә сак караш турында әңгәмә үткәрде.

Экологик чара "Бөтендөнья Чисталык көне" акциясе кысаларында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International