Баулы кызы Анапада бронза медаль яулады

2019 елның 15 сентябре, якшәмбе

11-16 сентябрьдә Краснодар краеның Анапа шәһәрендә юниорлар һәм яшүсмерләр арасында киокусинкай буенча Бөтенроссия ярышлары уза. Баулыдан 15 яшьлек Карина Зыярова әлеге масштаблы ярышларда бронза медаль яулады.

Карина  – киокусинкай каратэ буенча тренер, «БАРС» каратэ клубы җитәкчесе Ильяс Садретдиновның укучысы. Яшел билбауга ия кыз моңарчы да республика дәрәҗәсендәге төрле ярышларда призер булган, әмма мондый зур ярышларда беренче тапкыр катнашкан.

Бу көннәрдә Анапага бөтен илдән иң көчле яшь каратистлар җыелган. Киокусинкай төрендә генә дә 500ләп катнашучы ярышкан. Ильяс Садретдинов җитәкчелегендә безнең шәһәр данын шулай ук Илья Покровский һәм Фәрит Ибраһимов яклаган. Бу юлы малайлар җиңү яулый алмаган, әмма, тренер сүзләренә караганда, алар лаеклы көрәшкән һәм яхшы тәҗрибә туплаган.

Баулылар Татарстан җыелма командасына кергәнлектән, Карина нәтиҗәсе гомумреспублика җыелма командасы нәтиҗәсенә кертелгән. Татарстан спортчылары барлыгы 7 бүләк алган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International