8 октябрьдә торак сату-алу белән бәйле мәсьәләләр буенча консультацияләрнең Бөтенроссия атнасы кысаларында Татарстан Республикасында "кайнар линия" булды.
10 октябрьдә «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсы финалистлары үз эшләрен “Алтын көз” күргәзмәсендә күрсәтәчәкләр. Мәскәүгә конкурста катнашкан Татарстан укучысы да бара.
Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә 10 октябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан.
"Яшьләр дөньясы" күппрофильле яшьләр үзәге хезмәткәрләре 27нче микрорайон янында урнашкан урман массивын җыештыру буенча экологик акциясе үткәрделәр.
Техник культураларны җыюның барышы һәм туфракны көзге эшкәртү темплары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Хакимиятләр Россиядә агросәнәгать комплексына булышуны дәвам итәләр, илдә авыл хуҗалыгы югары технологияле, нәтиҗәле һәм конкуренциягә сәләтле булсын өчен әле тагын күп нәрсә эшләргә кирәк, дип белдерде Россия Федерациясе премьер-министры Дмитрий Медведев “Алтын көз” күргәмәсен ачу тантанасында.
Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу турында “Халык контроле”нә хәбәр иткән ТР Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучылар бүләк алырга мөмкин.
Җирле тапшыруларны тамашачылар яңа телевизорларда яки приставка тоташтырып карый алачак.
Бурычлы эш бирүче хезмәткәргә хезмәт хакын тоткарлаган һәр көн өчен РФ Үзәк банкының төп ставкасыннан чыгып исәпләнгән акчалата компенсация түләргә тиеш. Түләү вакыты хезмәт хакы түләнергә тиеш булган көннән соң, фактик түләү көненә кадәр исәпләнә.
10 октябрьдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә Әлмәт шәһәрендә «Балалар мәсьәләсе» буенча гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрәчәк.