Татарстанның Кадастр палатасы һәм Росреестры экспертлары күчемсез милек өлкәсендә актуаль консультацияләр үткәрделәр

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

8 октябрьдә торак сату-алу белән бәйле мәсьәләләр буенча консультацияләрнең Бөтенроссия атнасы кысаларында Татарстан Республикасында "кайнар линия" булды.

Кадастр палатасы һәм Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре күп сорауларга җавап бирделәр: килешүләр уздыру үзенчәлекләре, торакны теркәү өчен кирәкле документлар турында мәгълүмат бирделәр, сатып алыр алдыннан милекне тикшерү ысулларын аңлаттылар.

Игътибарыгызга “кайнар линия” барышында бирелгән иң мөһим сорауларга җавапларны тәкъдим итәбез.

Сорау: гаилә кредитка сатып алынган фатирны сата һәм бер үк вакытта башка фатирны кулдагы акча хисабына ала. Документларны тапшыру тәртибе һәм исәпләү тәртибе нинди?

Җавап: исәпләү тәртибе, шулай ук документларны тапшыру тәртибе, шәхси теләкләрдән һәм акча алу шартларыннан, шулай ук күчемсез милекне алгандагы исәп-хисап тәртибеннән чыгып, яклар тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә. Әмма игътибар итегез: исәпләү тәртибе сату-алу килешүендә күрсәтелергә тиеш.

Сорау: күчемсез милек хуҗасы үлгән, мирас эше ачылган. Әмма, гамәлдәге законнар белән билгеләнгән вакыт узмаганга күрә, нотариустан документлар алынмаган. Әлеге күчемсез милек объекты белән нотариустан документлар алганчы читләштерү буенча нинди дә булса алыш-биреш ясалырга мөмкинме?

Җавап: юк, мөмкин түгел. Күрсәтмәнең хокукы күчемсез милек хуҗасына гына бирелә.

Сорау: миңа күчемсез милектә өлеш тиеш. Иясе булудан туктаганда мәҗбүри нотариаль таныклык кирәкме?

Җавап: № 218 ФЗ 42нче статьясы нигезендә гомуми өлешле милек хокукындагы өлешне читләштергәндә, алыш-биреш мәҗбүри нотариус белән раслана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International