Татарстан каналлары республика "цифрага" күчкәннән соң "аналог"та тапшыруларын дәвам итәчәк

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Җирле тапшыруларны тамашачылар яңа телевизорларда яки приставка тоташтырып карый алачак.

Аналог телетапшыруын өзгәч, Татарстанда тамашачылар уртак антенналы йортлардагы заманча телевизорларда яки ике пультан – телевизорныкыннан һәм махсус приставканыкыннан файдаланып республика каналларын карый алачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин сөйләде.

Региональ каналлар тапшыруларын "аналог"та  дәвам итәчәк, һәм бу билгеле бер уңайсызлыклар тудыра, шуңа күрә Татарстан җитәкчелеге җирле каналларны цифрлы форматка күчерү өстендә эшли, дип ышандырды министр.

Киләсе атна башында, 14 октябрьдә, Татарстанда аналог эфир тапшыруларын өзәчәкләр һәм республика цифрлы форматка күчәчәк. Техник яктан төбәк «аналог» тан «цифрга» күчүгә узган елның декабреннән үк әзер иде, ул чакта татарстанда цифрлы эфир телевидениесе челтәрен төзү төгәлләнде.

Бүген 20 федераль телеканал югары цифрлы сыйфатта татарстанлыларның 99,3% ы өчен ачык. Хәзерге вакытта Татарстан йорт хуҗалыкларының 1,6% ы аналогны карый. Спутник телевидениесе операторлары цифрлы эфир тапшырулары сигналын кабул итә алмаган республика халкы өчен махсус тариф кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International