«Балалар мәсьәләсе» гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

10 октябрьдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә Әлмәт шәһәрендә «Балалар мәсьәләсе» буенча гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрәчәк.

Чара «Нефтьче» мәдәният сараенда (Ленин ур., 98, Әлмәт) 11 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр узачак.

Әлеге чараның максаты - балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив, хокукый ярдәм күрсәтү. Чарада балалар хокукларын тәэмин итү өлкәсендә аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы тармак министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау органнары, прокуратура, «Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы» КБО, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Кабул итүгә язылу таләп ителми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International