Баулыларны һәм шәһәребез кунакларын 26 октябрьдә 7дә Агросәнәгать паркында узачак ярминкәгә чакыралар.
Начар метеорологик күренешләр: 24 октябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан.
Бу көннәрдә Баулы шәһәренең 12нче «Алтынчәч» балалар бакчасында «Халык мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре» дип исемләнгән тематик атна уза.
19 - 23 октябрьдә Казанда «Татарстан доброволецы-2019» республика конкурсы кысаларында көзге иреклеләр сменасы узды.
22 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Мәскәүдә "Danon Россия" компаниясенең генераль директоры, Россиядә, БДБдә, Төркиядә һәм Якын Көнчыгышта сөт продуктлары бүлекчәләренең вице-президенты Чарли Каппетти белән рәсми очрашу уздырды.
Юк ителгән күчемсез милек объектларына милек салымын түләү салым түләүчеләрдә шактый сораулар уята. Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы экспертлары юкка чыгарылган объектларны исәптән төшерү механизмын аңлаттылар.
«Татнефть» компаниясе, ӘДНИ белән берлектә, җитәкчеләрне һәм яшь белгечләрне, халыкара экспертларны һәм галимнәрне, студентларны һәм аспирантларны берләштергән «Фән һәм инновацияләр» II Халыкара форумын үткәрде.
Начар метеорологик күренешләр: 23 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән томан көтелә.
2019 елның 20 ноябрендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.
Бүген ТР Спорт министрлыгында 2019 елда Россия укучыларының IX җәйге Спартакиадасы нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы узды. Баулының 1нче спорт мәктәбе директоры Миргалим Фәхриев һәм 1нче спорт мәктәбенең җиңел атлетика буенча тренеры Фәнил Төхбәтуллин укучыларны Спартакиадага әзерләнгәннәре һәм спортчыларның уңышлы чыгыш ясаганнары өчен дипломнар белән бүләкләнделәр.