Юк ителгән күчемсез милек объектларына милек салымын түләү салым түләүчеләрдә шактый сораулар уята. Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы экспертлары юкка чыгарылган объектларны исәптән төшерү механизмын аңлаттылар.
Гомуми кагыйдәләр буенча физик затлар милкенә салым күчемсез милек объектына милек хокукын туктату турындагы мәгълүматлар бердәм дәүләт реестрына кертелгәнче исәпләнә.
Күчемсез милек объектының кадастр исәбеннән алынуын бер үк вакытта туктату һәм аны бетерү өчен, инде җимерелгән объектның милекчесенә яки аның вәкиленә КФҮкә тиешле гариза белән мөрәҗәгать итәргә, аңа кадастр инженеры әзерләгән тикшерү актын теркәргә кирәк. Тикшерү акты ул - күчемсез милек объектының юкка чыгуын таныклаучы документ. Алга таба хокукларны теркәү органнары, җиде эш көне дәвамында, кергән документларны эшкәртәләр һәм, уңай нәтиҗәдә, объектны кадастр исәбеннән алу һәм аның хокукларын туктату турындагы мәгълүматны салым органнарына җибәрәләр.