Баулы нефтьчеләре Әлмәттә Халыкара форумда катнаштылар

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

«Татнефть» компаниясе, ӘДНИ белән берлектә, җитәкчеләрне һәм яшь белгечләрне, халыкара экспертларны һәм галимнәрне, студентларны һәм аспирантларны берләштергән «Фән һәм инновацияләр» II Халыкара форумын үткәрде.

Форум программасына 40тан артык мәйданчык эше - форсайт-сессияләр, интерактив дискуссияләр, мастер-класслар, интеллектуаль уеннар һ. б. керде.

Чарада «Баулынефть» НГДУсы белгечләре дә катнашты – Алмаз Хәбибуллин, Ленар Гәрәев, Альберт Гафуров, Азат Әхмәтов яңа эзләнү эшләрен тәкъдим иттеләр.

Төрле юнәлешләр буенча инновацион проектларын Дамир Шабаев, Павел Тимофеев, Азат Гәрәев яклады.

Баулылар тематик мәйданчыкларда катнаштылар - Айрат Гарифуллин НГДУны икътисад һәм идарә темасы буенча түгәрәк өстәлдә, Булат Вильданов – производствога геологик-гидродинамик модельләштерү процессларын кертү турында ачык диалогта тәкъдим итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International