Кечкенә баулылар милли мәдәният белән таныша

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Бу көннәрдә Баулы шәһәренең 12 нче «Алтынчәч» балалар бакчасында «Халык мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре»дип исемләнгән тематик атна уза.

Билгеле булганча, «Алтынчәч»тә инде 30 елга якын татар һәм рус көнкүреше зур булмаган музее бар. Үз вакытында экспонатларны җыюда балалар бакчасы хезмәткәрләре дә, әти-әниләр дә катнашкан. Бу еллар эчендә бай экспозиция тупланган, аның ярдәмендә яшь баулылар халыклар мәдәнияте белән танышалар.

«Халык мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре» тематик атнасы кысаларында «Алтынчәч»тә татар һәм рус халык традицияләре һәм көнкүреше белән таныштыру чаралары уза. Татар теленә өйрәтү тәрбиячесе Айназ Дәүләтова балаларны көнкүреш предметлары, халык киемнәре, борынгы кухня кирәк-яраклары һәм башкалар белән таныштыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International