ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Әлмәт шәһәрендә 2019 елның 22 ноябрендә социаль ярминкәнең муниципальара йомгаклау чарасын уздыру планлаштырыла.

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырган чара Баулының 3нче санлы мәктәбендә узды.

«Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы Гражданнарны яклау идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә оператив дежурный  кирәк.


10
ноябрь, 2019 ел
якшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.


9
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Начар метеорологик күренешләр: 8 ноябрьдә кич һәм 9 ноябрьдә төнлә Татарстан Республикасының көньяк һәм көнчыгыш районнарында урыны белән буран, бозлавык көтелә.


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

"Һөнәри керемгә салым" 2нче махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында" Федераль закон нигезендә Мәскәү шәһәренә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләренә, шулай ук Татарстан Республикасына үзмәшгуль гражданнар өчен яңа махсус салым режимын сынап карау ышанып тапшырылды.

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  10 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ленар Гарипов үткәрде.

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  10 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ленар Гарипов үткәрде.

Чарада  муниципаль районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча    консультантлары, селекция-нәсел  хезмәтләре  башлыклары һәм башка җаваплы  затлар   катнашты.   

Ленар Гарипов катнашучыларны  агымдагы  елның 10 айлык  эшенә  йомгаклар  белән  таныштырды.   Үз чыгышында  ул  сөт, ит җитештерү,  шулай  ук    терлекләр  санын  саклап  калу  мәсьәләләренә,  шулай  ук  хуҗалыклар  эшен  анализлауга  игътибар бирде.  

 Бүгенгә  республика территориясендә  эре  мөгезле  терлекләр саны    706,8 мең  баш  исәпләнә,  шул  исәптән  сыерлар     - 238,6 мең баш,   дуңгызлар – 451,1 мең баш, кәҗә  һәм  сарыклар  – 54,1  мең баш, кош-корт  – 14,5 млн баш,  атлар  – 19,6 мең  баш.  

 Киңәшмәдә бу  елның  10  аенда  эре  мөгезле  терлекләр санын арттырган  районнарның  исемнәре  аталды,  болар:   Мамадыш  (+3117 баш), Балтач   (+1303), Саба (+1663), Әтнә (+868), Балык  Бистәсе (+768), Кукмара (+825), Чүпрәле  (+317), Баулы   (+298) һәм  Тәтеш  (+208) районнары. Терлекләр  санын  киметкән  районнарга  кисәтү ясалды.  

Авыл  хуҗалыгы  оешмалары тарафыннан бу  елның 10  аенда   1135,8 мең  тонна  сөт  җитештерелгән     (104%),  332,4 мең  тонна ит    җитештерелгән (103%),  шул исәптән  эре  мөгезле  терлек   -  81,4 мең  тонна (99%), дуңгыз    -  76,1 мең  тонна (106 %) һәм  кош-корт  -  172,9 (103 %).

 Министр урынбасары  сүзләре буенча,     республикада  8 ноябрьгә  авыл  хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда  тәүлеклек  тулаем  савым  3426,5  тонна булган.  

Сөт җитештерү  буенча  беренчеләр  рәтендә   Балтач, Әтнә,  Кукмара,  Алексеевск, Актаныш һәм Саба  районнары  аталды.    Ит  җитештерү  буенча   иң югары  күрсәткечләр    Биектау,   Мамадыш һәм  Кукмара  районнарында  күзәтелә. 

Моннан  тыш,  киңәшмә  барышында    эре  мөгезле  терлекләрне  үрчетү  буенча  да  йомгаклар  ясалды.    Бу  юнәлештә эшне оештыру  хакында      “Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе“ ДКУ башлыгы    Ришат Зарипов   чыгыш  ясады.     

Киңәшмә азагында  районнар  вәкилләрен  “Татарстан  Республикасы АПКсының иң яхшы  хезмәткәре” конкурсында  катнашуга чакырдылар.  Катнашучыларга  шулай  ук  терлек  азыгы  үзәгенең  эше  турында     видеоролик күрсәтелде. 

 

 

Пеня исәпләүне булдырмас өчен 2018 ел өчен милек салымнарын нинди срокта түләргә кирәк?

Комсомольская правда сайтында ел саен үткәрелә торган "Халык участковые" конкурсының финал этабы кысаларында тавыш бирү башлана.

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  «Агростартап» гранты ярдәме конкурсында    катнашучыларга  сертификатлар  тапшырылды.   Грантларның  гомуми  суммасы    313 млн. сум  тәшкил  итә.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International