Баулыда яшь гражданнар форумы узды

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырган чара Баулының 3нче санлы мәктәбенең актлар залында башланды.

200дән артык активист, балалар иҗтимагый хәрәкәте лидерлары һәм җитәкчеләре яшьләр сәясәтен тормышка ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышырга, тәҗрибә уртаклашырга һәм киләчәккә планнар төзергә җыелды.

Форум балалар инициативаларын яклау, яшь гражданнарның җәмәгать активлыгын үстерү, балалар оешмаларына ярдәм итү механизмын ныгыту һәм камилләштерү, җәмгыять һәм дәүләтнең игътибарын балалар һәм яшьләр проблемаларын чишүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелде.

Тантаналы ачылышта катнашучыларны «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» региональ иҗтимагый оешмасы аппараты җитәкчесе Марина Токинова сәламләде.

Тантаналы ачылыштан соң, яшь гражданнар, өч төркемгә бүленеп, тугыз юнәлеш буенча үзләренең тәкъдимнәрен белдерделәр:

"Мәдәният һәм яшүсмерләрнең иҗади үсеше",  
"Сәламәт яшәү рәвеше, балалар спорты һәм туризм", 
"Эшмәкәрлектә беренче адымнар", 
"Балалар өчен массакүләм мәгълүмат чаралары", 
"Экологик тәрбия", 
"Патриотик тәрбия", 
"Балаларны һәм яшьләрне хокукый яклау", 
"Социаль яклау һәм волонтерлык эшчәнлеге", 
"Мәгариф һәм фән".

Форумда шулай ук балалар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре өчен "Балалар хәрәкәтен үстерү" секциясе оештырылды.

Һәр юнәлеш буенча урта һәм югары сыйныф укучылары үз идеяләрен һәм проектларын тәкъдим иттеләр. Форумда социаль проектлау, командалык белеме, ораторлык сәнгате, тайм-менеджмент буенча мастер-класслар үткәрелде.

Иң яхшы идеяләр Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илмира Хөснуллина катнашында узган форумның пленар утырышында тәкъдим ителде һәм резолюциягә кертелде. Пленар утырышта Форумның йомгаклау документы резолюция кабул ителде. 

 

Фото: Баулы муниципаль районының яшьләр эшләре бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International