Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов кушуы буенча коммерцияле булмаган оешмаларның «Социаль ярминкә» I республика хәйрия фестивале (алга таба – Социаль ярминкә) үткәрелә.
Социаль ярминкә муниципаль (муниципальара) һәм республика этапларыннан тора.
Әлмәт шәһәрендә 2019 елның 22 ноябрендә муниципальара социаль ярминкәнең йомгаклау чарасын уздыру планлаштырыла. Анда муниципальара комиссияләр әгъзалары һәм бизнес-бергәлек алдында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның эшләнгән проектларын тәкъдир итү узачак.